Озак еллар дәвамында Арча районы профсоюз оешмасы үзенең актив эшчәнлеген башкарып килә. Аның белән күп еллардан бирле үз эшенең остасы булган Харисов Вакыйф Вагыйзь улы җитәкчелек итә. Районыбыздагы башлангыч профсоюз оешмалары членнары һәм ветеран укытучылар профсоюз оешмасының һәрдаим ярдәмен тоеп яшиләр. Бу сүздә генә түгел, оешманың башкарган эшләрендә ачык чагыла.
Елдан-ел матур традицияләр гамәлгә кертелеп барыла.Хезмәткәрләргә сәламәтлекләрен ныгыту өчен төрле санаторияләргә бушлай һәм ташламалы юлламалар бирелә. Шулай ук илебезнең зур шәһәрләренә экскурсияләргә бару мөмкинлекләре ачылды.
<
...
Читать дальше »