Общероссийский Профсоюз Образования
Татарская республиканская организация Профсоюза
Арская территориальная профсоюзная
организация работников образования




Главная | Регистрация | Вход
Понедельник, 19.11.2018, 13:23
Приветствую Вас Гость | RSS
Внимание!!!
Год охраны труда
Льготный кредит
Льготный потребительский кредит для членов Профсоюза в банке "АК Барс"
...
Харисов Вакиф Вагизович Харисов Вакиф Вагизович
Председатель СПО учреждений образования Арского муниципального района
...
Всероссийский семинар
Всем на заметку!!!
  • Актуальные проблемы и перспективы применения профессиональных стандартов для воспитателей
  • Все о будущей пенсии. Для учёбы и жизни.
  • Электронные услуги ПФР
  • Отделение Пенсионного фонда призывает подготовиться к выходу на пенсию заблаговременно
  • Об утверждении Программы развития
  • Об использовании сервисов «Личного кабинета застрахованного лица»
  • Сборник "Актуальные вопросы охраны труда и здоровья в сфере образования"
  • Меню сайта
    Погода в Арске
    Новости
    Приказ и положение по бадминтону и настольному теннису в разделе "Спартакиады, соревнования".
    ПОЗДРАВЛЯЕМ !!!
    С ДНЕМ РОЖДЕНИЯ!!! Председателей профкомов!
    12.11.74-Гатауллину Гулию Фиргатовну
    13.11.68-Юнусову Рузилю Котдусовну
    28.11.80-Ахметову Ляйсан Салаватовну
    29.11.79-Исмаилову Гузалию Фердинатовну
    Директоров школ!
    15.11.61- Сибагатуллина Раушана Хакимовича
    Работников МУ "Управления образования"!
    18.11.61-Калимуллину Зульфию Рифовну
    29.11.72-Каминскую Венеру Фагимовну
    ...
    Государственные услуги в Республике Татарстан
    Форма входа
    ...
    Общероссийский профсоюз образования
    ...
    Федерация профсоюзов Татарстана
    ...
    Центральная профсоюзная газета
    Главная » 2015 » Сентябрь » 4 » УКЫТУЧЫЛАР САБАНТУЕНДА
    14:20
    УКЫТУЧЫЛАР САБАНТУЕНДА

    Укытучылар өчен кызу урак өсте – яңа уку елы башланды. Быел ул бик матур чара – сабантуй белән старт алды. 31 августта Арча стадионы район мәктәпләре укытучыларын  үзенә җыйды.

    – Изге ният белән йөрүчеләр икәне күз алдында, күрегез, алар бәйрәм иткәндә яңгырга кадәр туктап торды, – дигән сүзләр ул көнне еш ишетелде.

    Стадион капкасын керүгә, кунакларны үзләре чәчәкләр булып киенгән укытучылар каршы алды. Гүя ике яклап тезелеп бас- кан тере чәчәкләр арасыннан үтәсең. Ә аларга балалар бакчалары коллективлары әзерләгән чәчәкләр күргәзмәләре кушылып китә.

    – Шундый чәчәкле, матур балачак илендә яшәгән балалар гына бәхетле була. Беренче чиратта шуны күз алдында тоттык, – ди “Шатлык” балалар бакчасы җитәкчесе Надия Мифтахетдинова.

    Яңа Кенәр иҗат йорты, Арча сәнгать мәктәбе коллективлары тарафыннан оештырылган кул эшләре күргәзмәләре дә шул бәхетле балачак илендә яшәүчеләр өчен.

    Көне салкын булса да, бәйрәмгә килүчеләрнең, йөрәкләре кайнар иде. Шул кайнар йөрәкләр бергә кушылып, бөтен стадионга җылы өрде, котлау сүзләре, бүләкләр күңелләрне җылытты. Район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев педагогларны яңа уку елына аяк басулары белән котладылар, алдынгы укытучыларга бүләкләр тапшырдылар.

    “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте район һәм үз кул астында булган республика газета-журналларына иң күп язылган абунәчеләр арасында “Газета-журналларга язылучыларга – айпад” дигән исем астында бәйге игълан иткән иде. Безнең райондашларыбыз да анда катнашты. 17 кеше беренче 50 катнашучы исемлегенә керде һәм истәлек бүләгенә лаек булды. Аларның барысы да бер генә чарадан да читтә калырга тырышмаган укытучылар. Һәм бу көнне үзләренә сәхнәдән әлеге бүләкләр тапшырылды. Гөлфия Фазылҗанова, Зөлфия Хәмидуллина, Миләүшә Зарипова, Гөлгенә Вафина, Лилия Арсаева, Алия Газизова, Лилия Гыйлаҗиева, Вәсилә Сафина, Альбина Мөхәммәтгалиева,  Гөлнур Сәлахова, Роза Хәйретдинова, Гөлфирә Зәкиева, Фәния Абдуллина, Гөлгенә Бәдретдинова, Эльфира Гасретдинова, Ләйсән Гозәерова, Гөлнара Хәмидуллинаны җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз.

    – Без беренче чиратта район газетасын алдырабыз. Укытучылар буларак, мәктәп тормышын чагылдырган мәкаләләргә күбрәк игътибар бирәбез, – диделәр алар.

    Район һәм республика газета-журналлары киләчәктә дә киңәшчегез һәм дустыгыз булсын. Мондый бәйгеләр киләчәктә дә оештырылачак. Катнашыгыз, җиңегез, тагын да зуррак бүләкләргә лаек булыгыз.

    Сабантуй җыр, бию, уеннар белән үрелеп барды. Укытучылар да, укучылар да чыгыш ясады. Уеннарда җиңүчеләр өчен бүләкләре дә яхшы иде. Теләгән кеше шунда ук ГТО нормаларын тапшыра алды.

    Ә алгы мәйданда Габдулла Тукайның 130 еллыгы уңаеннан аның иҗатына багышланган бәйге оештырылды. Анда шагыйрь-                                         нең шигырьләре, аның сүзләренә язылган җырлар яңгырады.

    Укытучылар сабантуен Шәһәр көненә багышланган чара дәвам итте. Үзешчәннәребез чыгыш ясады, уеннар оештырылды. Бүләкләр дә булды.

    Шәһәр халкын район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллин котлады һәм бәйгедә җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды.

    “Иң яхшы шәхси йорт” номинациясендә Лесная урамы, 16нчы йорт (Ләйлә һәм Илфир Миннебаевлар) җиңде,  Маршал Жуков урамы, 7а йорт (йорт буенча җаваплы Фәридә Хәйруллина) күпфатирлы йортлар арасында иң яхшы дип табылды. “Надежда” торак милекчеләр ширкәте (Ибраһим Сабиров) бүләккә лаек булды. Бюджет оешмалары арасында балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе (җитәкчесе Ринат Гәрәев), җитештерү предприятиеләре арасында “Энергосервис” ширкәте (Рамил Әхмәтгалиев) иң яхшылар исемлегенә керде. Иң төзек урам дип Космонавтлар урамы (территориаль җәмәгатьчелек                                                                   үзидарәсе, җитәкчесе Ринат Сафин) танылды.  Бәйрәм лазер шоу белән тулыландырылды. Соңыннан салют белән тәмамланды.

    Гөлсинә Зәкиева

    Просмотров: 276 | Добавил: Pedagog | Рейтинг: 0.0/0
    Всего комментариев: 0
    Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
    [ Регистрация | Вход ]
    макет колдоговора
  • Макет коллективного договора
  • Приложения к коллективному договору
  • Документы для регистрации коллективного договора
  • Образец коллективного договора
  • Коллективный договор МБОУ "Старочурилинская СОШ"
  • ОБЛАКО ТЭГОВ
    Для отображения блока требуется Flash Player 10

    "ЭШПЗ"
  • Программа «Электронная школа профсоюзных знаний»
  • Учебно-календарный план 1 года обучения
  • Материалы к занятиям 1
  • Материалы к занятиям 2
  • Материалы к занятиям 3
  • Материалы к занятиям 4
  • Профсоюзные СМИ
    ЭТО ВАЖНО!!!
  • Указ "О развитии социального партнерства в сфере труда в Республике Татарстан"
  • Территориальное соглашение на 2017-2019 г.г.
  • Дополнительные разъяснения Профсоюза и Минобрнауки России по сокращению и устранению избыточной отчётности учителей
  • РАБОЧЕЕ ВРЕМЯ РАБОТНИКОВ ОБРАЗОВАТЕЛЬНЫХ УЧРЕЖДЕНИЙ: ОБЩИЕ ПОЛОЖЕНИЯ И ОСОБЕННОСТИ ПРАВОВОГО РЕГУЛИРОВАНИЯ
  • Публичный отчет Рескома
  • Публичный отчет СПО
  • Отраслевое соглашение на 2017-2019 годы
  • Производственный календарь на 2018 год
  • Календарь
    «  Сентябрь 2015  »
    ПнВтСрЧтПтСбВс
     123456
    78910111213
    14151617181920
    21222324252627
    282930
    Архив записей
    Конкурсы!!!
  • Положение о республиканском конкурсе для первичных, территориальных (местных), вузовских и ссузовских профсоюзных организаций «Профсоюзный корреспондент»
  • Друзья сайта
  • Татарстанская Организация Работников Народного Образования и Науки
  • Официальный сайт Федерации Независимых Профсоюзов России
  • Газета "Арский вестник"
  • Сайт Арского муниципального района
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz
  • Информационно-правовой портал
  • Газета "Мой профсоюз"
  • Газета "Новое слово"
  • Газета "Солидарность"
  • Центр реализации путевок
  • Учебно-исследовательский центр Профсоюзов
  • Президент России
  • Президент Республики Татарстан
  • Правительство Республики Татарстан
  • Государственный Совет Республики Татарстан
  • Счетчик посещений
    Поиск

    Copyright MyCorp © 2018 | Создать бесплатный сайт с uCoz