Общероссийский Профсоюз Образования
Татарская республиканская организация Профсоюза
Арская территориальная профсоюзная
организация работников образования




Главная | Регистрация | Вход
Воскресенье, 21.10.2018, 05:44
Приветствую Вас Гость | RSS
Внимание!!!
Год охраны труда
Льготный кредит
Льготный потребительский кредит для членов Профсоюза в банке "АК Барс"
...
Харисов Вакиф Вагизович Харисов Вакиф Вагизович
Председатель СПО учреждений образования Арского муниципального района
...
Всероссийский семинар
Всем на заметку!!!
  • Актуальные проблемы и перспективы применения профессиональных стандартов для воспитателей
  • Все о будущей пенсии. Для учёбы и жизни.
  • Электронные услуги ПФР
  • Отделение Пенсионного фонда призывает подготовиться к выходу на пенсию заблаговременно
  • Об утверждении Программы развития
  • Об использовании сервисов «Личного кабинета застрахованного лица»
  • Сборник "Актуальные вопросы охраны труда и здоровья в сфере образования"
  • Меню сайта
    Погода в Арске
    Новости
    ПОЗДРАВЛЯЕМ !!!
    С ДНЕМ РОЖДЕНИЯ!!! Председателей профкомов!
    13.10.73-Файзуллину Алсу Мустафовну
    19.10.66-Фатхуллина Радика Нурисламовича
    22.10.83-Файзрахманова Динара Ринатовича
    31.10.75-Шаяхметову Нурфию Рафаилевну
    Директоров школ!
    03.10.74-Минзянову Эндже Фаруковну
    Работников МУ "Управления образования"!
    25.10.63-Сафиуллину Рузалию Насрулловну
    31.10.66-Сафиуллину Гульнару Рафгатовну
    ...
    Государственные услуги в Республике Татарстан
    Форма входа
    ...
    Общероссийский профсоюз образования
    ...
    Федерация профсоюзов Татарстана
    ...
    Центральная профсоюзная газета
    Главная » 2015 » Декабрь » 8 » Проблемаларны вакытында хәл итәбез
    13:36
    Проблемаларны вакытында хәл итәбез


    3 нче декабрь көнне Апаз урта гомуми белем мәктәбендә Арча һәм чиктәш Балтач районы мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре профсоюз оешмаларының семинар-киңәшмәсе булды. Аны мәгариф хезмәткәрләре профсоюзының район советы рәисе Вакыйф Вагыйзович Харисов алып барды. Профком рәисләре иң элек Пөшәнгәр башлангыч мәктәбе-балалар бакчасында булдылар, мәктәп белән таныштылар.
    Семинар  “Мәктәп һәм  профсоюз оешмасының бердәм эшчәнлеге” темасы буенча үтте. Килгән кунаклар Апаз мәктәбендә укыту – тәрбия эшләре буенча ачык дәресләрдә катнаштылар. 3нче сыйныфта татар теленнән Г.И. Асхадуллина, 7нче сыйныфта тарихтан Г.Ш .Хабибуллина, 8нче сыйныфта инглиз теленнән Л.В.Нуриева, 11нче сыйныфта физикадан Х.Г. Хаертдинов ачык дәресләр бирделәр. Һәр дәрестән кунаклар укытучыларның хезмәтен бәяләп, үзләренеке белән чагыштырып, тәҗрибә туплап чыктылар. Кунаклар шулай ук “Иң – иң зирәкләр ”исеме астында интеллектуаль уенда катнаштылар, 3әр кешедән торган 3 команда үзләренең көчләрен 6 фәннән: татар әдәбияты, рус әдәбияты, физика, математика, табигать белеме, тарихтан сынап карадылар.Уенны укытучылар: Р.К. Нуриев, А.Э. Гарипова бик күңелле итеп алып бардылар, кунакларга бик ошады. Уен арасында мәктәбебезнең укучылары чыгыш ясадылар: 8нче  класстан Ахметова Гөлшатның, 4нче класстан Самигуллина Азалиянең биюләре, 7нче класстан Загретдинов Маратның, 9нчы класстан Лотфуллин Булатның җырлары кунаклар күңеленә хуш килде. Соңыннан уенчыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Апаз балалар бакчасында тәрбиячеләр: Ф.А. Мазитова, Г.Н. Миннебаева “Әниемә бүләккә" исемле ачык чара күрсәттеләр, детсад мөдире Ф.Г. Сибагатуллина музей белән таныштырды, коллегалар тәҗрибә уртаклаштылар, анализ ясадылар. Апаз мәктәбендә түгәрәк өстәл булды, мәктәп  директоры Сибагатуллин Раушан Хакимович мәктәп тарихы белән якыннан таныштырды. 2014-2015нче уку елында капиталь төзекләндерү эшләре алып барылды. Мәктәптә спортзал,  библиотека, ял бүлмәсе, методик бүлмә, хезмәт бүлмәсе, ике интернат бүлмәсе, укучылар өчен киенү - чишенү бүлмәсе, актлар залы, 110 урынлы ашханә, компьютер классы, 13 уку кабинеты бар.  Бу  уку елында 109 укучы белем ала, төрле юнәлештә 12 түгәрәк эшли. Мәктәбебезнең кабинетларын тагын да  якты, җылы иткәннәре өчен без төзүчеләргә һәм спонсорларыбызга зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
    Апаз урта гомуми белем мәктәбендә 1985 елда Казан Дәүләт Педагогика Институтының чит телләр факультетын тәмамлаганнан соң, РОНО юлламасы белән немец теле укытучысы булып  хезмәт юлымны башладым, эш стажым 30 ел. Профсоюз оешмасы рәисе булып эшли башлаганыма да 12 ел вакыт узган. Мондый зур семинарның үтүе минем өчен зур вакыйга булды. Безнең хезмәтебезне башка мәктәп профком рәисләренә күрсәткәне өчен мин мәгариф хезмәткәрләре профсоюзының район советы рәисе Вакыйф Вагыйзович Харисовка чиксез рәхмәтлемен. Шәхсән үзем, коллективның һәр членына зур рәхмәтемне белдерәм, аларга киләчәктә дә зур уңышлар теләп калам. Мәктәпнең һәр уңышында профсоюз комитетының да өлеше зур.  Коллектив килешүе, хезмәтне саклау, техника куркынычсызлыгы, кадрларның белемен күтәрү, ял вакытын эш белән чиратлаштырып файдалы итеп оештыру, мәктәп җитәкчелеге белән профсоюзның бердәм, ныклы элемтәдә хезмәттәшлек итүе зур мәгънәгә ия. Чираттагы ялларның вакытында бирелүе, хезмәт хакының ай саен түләнүе, укытучыларга методик  көн  һәм 16 яшькә кадәр балалары  булган аналарга айга бер мәртәбә бала көннәре бирелеп барылуы турында да коллективта һәрдаим истә тотыла. Профком эшенең махсус план нигезендә алып барылуы, җыелышлар, утырыш, профактив укуларының вакытында үтәлүе һәм аларның теркәлеп барылуы, профсоюз чыгымнарының һәм ашханәдә туклануның даими контрольдә булуы да безнең мәктәптә үз югарылыгында тора, профсоюз әгъзалары “Йөрәктән  йөрәккә” акциясендә дә  актив катнашып киләләр.
       Җыелыш барышында Вакыйф Вагыйзович Харисов профсоюз тормышындагы яңалыклар турында сөйләде, аерым иптәшләрнең сорауларына җавап бирде. Бадминтон һәм теннис  ярышларында  призлы урын яулаган коллективларга грамоталар тапшырды. Чәй өстәле артында Апаз мәктәбе укытучылары алып баручы А.В.Фәйзиева, җырчыларыбыз:  Э.Ш.Бариева, Г.И.Асхадуллина, Х.Х.Миннебаев, М.С.Ахметхановаларны тыңлап тамак ялгаганнан соң, килгән кунаклар тагын да тырышып эшләргә дигән теләктә, Карадуган авылына юл тоттылар. Мәгариф учреждениеләре профсоюз оешмасы үз эшен әнә шул юнәлештә алып бара.
        
    Нуриева Ләлә Вадутовна,  Апаз мәктәбе профсоюз оешмасы рәисе

    Просмотров: 495 | Добавил: Pedagog | Рейтинг: 0.0/0
    Всего комментариев: 0
    Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
    [ Регистрация | Вход ]
    макет колдоговора
  • Макет коллективного договора
  • Приложения к коллективному договору
  • Документы для регистрации коллективного договора
  • Образец коллективного договора
  • Коллективный договор МБОУ "Старочурилинская СОШ"
  • ОБЛАКО ТЭГОВ
    Для отображения блока требуется Flash Player 10

    "ЭШПЗ"
  • Программа «Электронная школа профсоюзных знаний»
  • Учебно-календарный план 1 года обучения
  • Материалы к занятиям 1
  • Материалы к занятиям 2
  • Материалы к занятиям 3
  • Материалы к занятиям 4
  • Профсоюзные СМИ
    ЭТО ВАЖНО!!!
  • Указ "О развитии социального партнерства в сфере труда в Республике Татарстан"
  • Территориальное соглашение на 2017-2019 г.г.
  • Дополнительные разъяснения Профсоюза и Минобрнауки России по сокращению и устранению избыточной отчётности учителей
  • РАБОЧЕЕ ВРЕМЯ РАБОТНИКОВ ОБРАЗОВАТЕЛЬНЫХ УЧРЕЖДЕНИЙ: ОБЩИЕ ПОЛОЖЕНИЯ И ОСОБЕННОСТИ ПРАВОВОГО РЕГУЛИРОВАНИЯ
  • Публичный отчет Рескома
  • Публичный отчет СПО
  • Отраслевое соглашение на 2017-2019 годы
  • Производственный календарь на 2018 год
  • Календарь
    «  Декабрь 2015  »
    ПнВтСрЧтПтСбВс
     123456
    78910111213
    14151617181920
    21222324252627
    28293031
    Архив записей
    Конкурсы!!!
  • Положение о республиканском конкурсе для первичных, территориальных (местных), вузовских и ссузовских профсоюзных организаций «Профсоюзный корреспондент»
  • Друзья сайта
  • Татарстанская Организация Работников Народного Образования и Науки
  • Официальный сайт Федерации Независимых Профсоюзов России
  • Газета "Арский вестник"
  • Сайт Арского муниципального района
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz
  • Информационно-правовой портал
  • Газета "Мой профсоюз"
  • Газета "Новое слово"
  • Газета "Солидарность"
  • Центр реализации путевок
  • Учебно-исследовательский центр Профсоюзов
  • Президент России
  • Президент Республики Татарстан
  • Правительство Республики Татарстан
  • Государственный Совет Республики Татарстан
  • Счетчик посещений
    Поиск

    Copyright MyCorp © 2018 | Создать бесплатный сайт с uCoz