Общероссийский Профсоюз Образования
Татарская республиканская организация Профсоюза
Арская территориальная профсоюзная
организация работников образования




Главная | Регистрация | Вход
Воскресенье, 21.10.2018, 05:43
Приветствую Вас Гость | RSS
Внимание!!!
Год охраны труда
Льготный кредит
Льготный потребительский кредит для членов Профсоюза в банке "АК Барс"
...
Харисов Вакиф Вагизович Харисов Вакиф Вагизович
Председатель СПО учреждений образования Арского муниципального района
...
Всероссийский семинар
Всем на заметку!!!
  • Актуальные проблемы и перспективы применения профессиональных стандартов для воспитателей
  • Все о будущей пенсии. Для учёбы и жизни.
  • Электронные услуги ПФР
  • Отделение Пенсионного фонда призывает подготовиться к выходу на пенсию заблаговременно
  • Об утверждении Программы развития
  • Об использовании сервисов «Личного кабинета застрахованного лица»
  • Сборник "Актуальные вопросы охраны труда и здоровья в сфере образования"
  • Меню сайта
    Погода в Арске
    Новости
    ПОЗДРАВЛЯЕМ !!!
    С ДНЕМ РОЖДЕНИЯ!!! Председателей профкомов!
    13.10.73-Файзуллину Алсу Мустафовну
    19.10.66-Фатхуллина Радика Нурисламовича
    22.10.83-Файзрахманова Динара Ринатовича
    31.10.75-Шаяхметову Нурфию Рафаилевну
    Директоров школ!
    03.10.74-Минзянову Эндже Фаруковну
    Работников МУ "Управления образования"!
    25.10.63-Сафиуллину Рузалию Насрулловну
    31.10.66-Сафиуллину Гульнару Рафгатовну
    ...
    Государственные услуги в Республике Татарстан
    Форма входа
    ...
    Общероссийский профсоюз образования
    ...
    Федерация профсоюзов Татарстана
    ...
    Центральная профсоюзная газета
    Главная » 2015 » Декабрь » 2 » Арчада бадминтон уйный беләләрме?
    16:24
    Арчада бадминтон уйный беләләрме?


    Район мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисов бадминтон һәм өстәл теннисы буенча финал ярышына дәшкәч, махсус кызыксынып бардым. Тарихы электән килгән әлеге заманча спорт төрләре белән шөгыльләнергә хәзер мәктәпләрдә мөмкинлекләр бар.
    Мәкаләне язарга утыргач, район үзәгеннән иң ерак төбәкләрнең берсе Носы мәктәбе директоры, тәҗрибәле педагог Вәсим Бәдертдиновка шалтыраттым.

    — Элек укытучылар Арчага килеп, спорт ярышларында катнаша идеме? — дип сорыйм.

    — Мәктәптә 32 эшлим. Элек укытучыларның район үзәгенә килеп, бүгенгедәй күп төрле спорт ярышларында катнашканнарын хәтерләмим, — диде ул. — Соңгы вакытта бигрәк тә активлашып киттек. Көзлектә кросс бирдек, пневматик мылтыктан аттык, дартс уйнадык. Менә хәзер бадминтон, өстәл теннисы… Алда йөзү, шахмат, шашка, чаңгы ярышы, волейбол уеннары көтә.

    Утар Атыдан ветеран укытучы Илсум абый Садыйков:

    — Элек кыш буе укытучылар, укучылар чаңгы ярышында иде, — дип хатирәләрен яңартты. — Ул вакытта хоккей дигәннең әсәре дә юк. Кая ул бадминтон, өстәл теннисы!

    Бадминтон һәм өстәл теннисы буенча финал ярышлары “Арча” спорт комплексында үтте. Барысы 24 уенчы катнашты. Афәрин, яратып, бирелеп уйнадылар.

    — Районның спорт федерацияләре белән актив эшли башладык, — дип сөйләде Вакыйф Харисов. — Район бадминтон федерациясе рәисе “Арск Пласт” ширкәте җитәксесе Булат Шиһабиев зона ярышларында финалга чыгучыларны котлап, истәлекле бүләкләр тапшырды.

    Курса разъезды мәктәбе тарих укытучысы Гүзәл Зарипованың бадминтон уйнаганын сокланып карап тордым. Сөйләшеп киттек.

    — Мин Арчада яшим, — дип сөйләде Гүзәл ханым. — Буш вакытларда иптәшем Рөстәм белән “Арча” спорт комплексында бадминтон уйныйбыз. Бу спорт төрен районда үстерергә кирәк. Файдасы бик зур.

    Ир—ат бадминтончылар арасында Арчаның 2нче мәктәбе физкультура укытучысы Рәнис Нәбиуллинга тиңнәр булмады.

    — Без районда бадминтонны Урта Пошалым физкультуры укытучысы Айнур Сафин, яшьләр бүлеге белгече Рөстәм Зарипов һәм мин өчәү башлап җибәрдек, — дип сөйли Рәнис. — Аннан “Арча” спорт комплексына тренер булып педагогика көллиятеннән Илүзә Заһидуллина килде.

    Кәче мәктәбе физкультура укытучысы Хәйдәр Зәйнуллин:

    — “Арча” спорт комплексында шөгыльләнүче бадминтончыларны җиңеп булмый, алар бик көчле уйный! — диде.

    Тренер Илүзә Заһидуллинаны эзләп таптык.

    — Бадминтончыларны Арчада мин беренче тапкыр әзерли башладым, — дип сөйли ул. — 3нче елымны эшлим. Хәзер кызыксынучылар күп. Имгәнүләрсез, күзләрне яхшырта торган бик әйбәт спорт төре. Аны мәктәп программасына да кертергә уйлыйлар. Атнага дүрт тапкыр шөгыльләнәбез. Хәзер үземне җиңәрдәй көчле бадминтончыларым бар.

    Хатын—кызлар бирелеп өстәл теннисы уйный. Яңа Кишет мәктәбе рус теле укытучысы Нурания Габдрахманова:

    — Мин өстәл теннисын 20 ел уйныйм, — ди. — Түбән Новгород пединститутында укыганда өйрәндем. Мәктәптә дә хәзер ике теннис өстәле бар. Балалар белән уйныйбыз.

    Өстәл теннисы уенында катнашкан Кушлавыч мәктәбе директоры Илгиз Гайнуллин:

    — 1983 елдан уйныйм, — диде. — Утар Аты мәктәбендә укыганда, физкультура укытучысы Әмин Исмәгыйлев өстәлне үзе ясап, теннис уенын оештырды.

    Бадминтон һәм өстәл теннисы олимпия уеннарына керә. Заман кешесенә бу уеннарны уйный белү файдалы һәм дәрәҗәле бер шөгыльдер. Алай гына түгел, зур мәйданда җиңүләрне күрәсе килә.

    Румия Надршина.

    Җиңүчеләр

    Бадминтон

    1. Лилия Хисмәтова (“Арча” спорт комплексы)

    2. Гүзәл Зарипова (Курса разъезды мәктәбеннән)

    3. Гөлнара Гафурова (Үрнәк агросәнәгать көллияте)

    1. Рәнис Нәбиуллин (2нче мәктәп)

    2. Айнур Сафин (Урта Пошалым мәктәбе)

    3. Илшат Габдрахманов (“Арча” спорт комплексы)

    Өстәл теннисы

    1. Гүзәл Ганиева (Носы мәктәбе)

    2. Айгөл Гыйбәдуллина (Үрнәк агросәнәгать көллияте)

    3. Нурания Габдрахмановап (Яңа Кишет мәктәбе)

    1. Марат Фаязов (Апаз мәктәбе)

    2. Илгиз Гайнуллин (Кушлавыч мәктәбе)

    3. Равил Әгъләмов (Яңа Кенәр мәктәбе)

                                       

    Просмотров: 308 | Добавил: Pedagog | Рейтинг: 0.0/0
    Всего комментариев: 0
    Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
    [ Регистрация | Вход ]
    макет колдоговора
  • Макет коллективного договора
  • Приложения к коллективному договору
  • Документы для регистрации коллективного договора
  • Образец коллективного договора
  • Коллективный договор МБОУ "Старочурилинская СОШ"
  • ОБЛАКО ТЭГОВ
    Для отображения блока требуется Flash Player 10

    "ЭШПЗ"
  • Программа «Электронная школа профсоюзных знаний»
  • Учебно-календарный план 1 года обучения
  • Материалы к занятиям 1
  • Материалы к занятиям 2
  • Материалы к занятиям 3
  • Материалы к занятиям 4
  • Профсоюзные СМИ
    ЭТО ВАЖНО!!!
  • Указ "О развитии социального партнерства в сфере труда в Республике Татарстан"
  • Территориальное соглашение на 2017-2019 г.г.
  • Дополнительные разъяснения Профсоюза и Минобрнауки России по сокращению и устранению избыточной отчётности учителей
  • РАБОЧЕЕ ВРЕМЯ РАБОТНИКОВ ОБРАЗОВАТЕЛЬНЫХ УЧРЕЖДЕНИЙ: ОБЩИЕ ПОЛОЖЕНИЯ И ОСОБЕННОСТИ ПРАВОВОГО РЕГУЛИРОВАНИЯ
  • Публичный отчет Рескома
  • Публичный отчет СПО
  • Отраслевое соглашение на 2017-2019 годы
  • Производственный календарь на 2018 год
  • Календарь
    «  Декабрь 2015  »
    ПнВтСрЧтПтСбВс
     123456
    78910111213
    14151617181920
    21222324252627
    28293031
    Архив записей
    Конкурсы!!!
  • Положение о республиканском конкурсе для первичных, территориальных (местных), вузовских и ссузовских профсоюзных организаций «Профсоюзный корреспондент»
  • Друзья сайта
  • Татарстанская Организация Работников Народного Образования и Науки
  • Официальный сайт Федерации Независимых Профсоюзов России
  • Газета "Арский вестник"
  • Сайт Арского муниципального района
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz
  • Информационно-правовой портал
  • Газета "Мой профсоюз"
  • Газета "Новое слово"
  • Газета "Солидарность"
  • Центр реализации путевок
  • Учебно-исследовательский центр Профсоюзов
  • Президент России
  • Президент Республики Татарстан
  • Правительство Республики Татарстан
  • Государственный Совет Республики Татарстан
  • Счетчик посещений
    Поиск

    Copyright MyCorp © 2018 | Создать бесплатный сайт с uCoz