Общероссийский Профсоюз Образования
Татарская республиканская организация Профсоюза
Арская территориальная профсоюзная
организация работников образования




Главная | Регистрация | Вход
Вторник, 21.11.2017, 09:34
Приветствую Вас Гость | RSS
Внимание!!!
ГОД ПРОФСОЮЗНОГО PR-ДВИЖЕНИЯ
Льготный кредит
Льготный потребительский кредит для членов Профсоюза в банке "АК Барс"
...
Харисов Вакиф Вагизович Харисов Вакиф Вагизович
Председатель СПО учреждений образования Арского муниципального района
...
Всероссийский семинар
Всем на заметку!!!
  • О проведении в 2017 году "Года профсоюзного PR-движения"
  • Актуальные проблемы и перспективы применения профессиональных стандартов для воспитателей
  • Все о будущей пенсии. Для учёбы и жизни.
  • Электронные услуги ПФР
  • Отделение Пенсионного фонда призывает подготовиться к выходу на пенсию заблаговременно
  • Об утверждении Программы развития
  • Об использовании сервисов «Личного кабинета застрахованного лица»
  • Сборник "Актуальные вопросы охраны труда и здоровья в сфере образования"
  • Меню сайта
    Погода в Арске
    Новости
    Приказ и положение о соревнованиях по стрельбе и дартсу в разделе "Спартакиады, соревнования"
    ПОЗДРАВЛЯЕМ !!!
    С ДНЕМ РОЖДЕНИЯ!!! Председателей профкомов!
    12.11.74- Гатауллину Гулию Фиргатовну
    13.11.68 - Юнусову Рузилю Котдусовну
    28.11.80- Ахметову Ляйсан Салаватовну
    29.11.79-Исмаилову Гузалию Фердинатовну
    Директоров школ!
    15.11.61- Сибагатуллина Раушана Хакимовича
    Работников МУ "Управления образования"!
    18.11.61-Калимуллину Зульфию Рифовну
    29.11.72-Каминскую Венеру Фагимовну
    ...
    Государственные услуги в Республике Татарстан
    Форма входа
    ...
    Общероссийский профсоюз образования
    ...
    Федерация профсоюзов Татарстана
    ...
    Центральная профсоюзная газета

     

                                   

     

           С 55-ЛЕТИЕМ!!!

            26 октября заместитель начальника МУ «Управление образования» Калимуллина З. Р., методист МУ «Управление образования» (бывший директор Среднепшалымской ООШ) Ильясов М. З. и  председатель СПО Харисов В.В.    поздравили с 55-летием учителя начальных классов МБОУ «Среднепшалымская ООШ» Юсупову Фанзию Равиловну. Они вручили Почётные грамоты МУ  «Управление образования» и Совета профсоюзных организаций, а также  ценный подарок. Пожелали здоровья, семейного благополучия и успехов в дальнейшей жизни.

     

     

                                                                                     Спасибо за самоотверженный труд! (фоторепортаж)

            В минувшую субботу в районном Доме культуры отметили профессиональный праздник учителей. Первый ряд в зрительном зале занимали почетные гости – учителя-ветераны.

          В своем выступлении в честь учителей глава района Ильшат Нуриев с теплотой отозвался, выразил искренние слова благодарности своей находящейся среди ветеранов учительнице Гульзаде Ихсановой, преподававшей русский язык в Апазовской школе. Позже при беседе с Гульзадой Ихсановой я спросила:

    – Как Вы, девушка-татарка из татарской деревни, окончившая татарскую школу, выбрали русский язык?

    – В Новокинерской школе нам русский язык преподавала Герой Социалистического Труда  Стелла Закиевна. – Она и привила любовь к своему предмету, – ответила ветеран. – Во время учебы в вузах моим ученикам говорили, что они, наверное, учились в русской школе. А что касается сегодняшнего праздника, то он был великолепным. Учителям оказали такие почести, что я сидела и в очередной раз радовалась, что выбрала эту профессию.

    На празднике также приняла участие председатель государственного комитета Республики Татарстан по архивному делу Ирада Аюпова.

    – Учителя сразу можно узнать по глазам, – сказала она. – В период войны, в 1945 году самая большая норма хлебного пайка была у учителей. Потому что учителя и раньше играли важную роль в жизни страны, воспитывали и обучали юное поколение.

    На церемонии награждения глава района Ильшат Нуриев одним из первых вручил награду руководителю физического воспитания Арского педколледжа Бари Бакирову, он удостоился Памятной медали и Грамоты Президента Российской Федерации В.Путина.

    – Вы по-прежнему преданы своему делу. Можно было бы немножко и ослабить вожжи! – сказала я позже Бари Бакирову. Он ответил мне словами Г.Тукая:

    – Величие нам приходит лишь в великих все трудах…

    Из Шушмабашской школы сразу три учителя – преподаватель физики Рамля Нуриева, информатики Эльнар Нуризянов и биологии Чулпан Самигуллина выиграли грант «Оста мөгаллим», учрежденный Министерством образования и науки Республики Татарстан для учителей-предметников с татарским языком обучения. В чем же секрет? Скажете вы.

    «Мы побеждаем благодаря успехам детей», – ответили они мне на одной из встреч.

    Начальник районного управления образования Алмаз Ибрагимов, руководитель профсоюзной организации Вакиф Харисов поздравили имеющих достижения школьные коллективы, учителей и вручили Почетные грамоты, сертификаты, памятные подарки. Награждения чередовались концертными номерами. Самодеятельные артисты, учащиеся, студенты и учителя показали отличные выступления. Молодцы!

    Руководитель многократного победителя конкурсов – хореографического коллектива при Арском педкорлледже Лилия Маликова и сама выступила в числе студентов. Мать двоих детей Лилия ханум до вечера в колледже. «Иногда и обедать времени не остается», – говорит она. Но не жалуется, говорит, что любит свою работу.

    – Как говорится, и медведя можно научить танцевать. Согласны?

    – Это верно. В колледже мы учим танцевать даже тех, кто совсем не умеет!

    Такие они, учителя!

    Румия НАДРШИНА

    С 55-ЛЕТИЕМ!!!

    12 сентября заместитель начальника МУ «Управление образования» Калимуллина З. Р. и председатель Совета профсоюзных организаций учреждений образования Арского муниципального района РТ Харисов В.В. поздравили с 55-летним юбилеем учителя английского языка МБОУ «Новокинерская СОШ» Самигуллину Фариду Ахматхасановну. Ей вручили Почётную грамоту МУ «Управление образования» и Почётную грамоту СПО, а также преподнесли ценный подарок. Зульфия Рифовна и Вакиф Вагизович пожелали юбиляру крепкого здоровья, семейного благополучия и творческих успехов.

    С ЮБИЛЕЕМ!!!

    7 сентября заместитель начальника МУ «Управление образования» Шакирова М.Н. и председатель СПО Харисов В.В. поздравили с 60-летием учителя МБОУ «Нижнеметескинская СОШ» Хабибуллина Раиля Рашитовича. Они вручили Благодарственное письмо Главы Арского муниципального района, Почётную грамоту Татарского рескома профсоюза работников народного образования и науки, Почётную грамоту МУ «Управление образования» и Совета профсоюзных организаций, а также ценный подарок. Пожелали здоровья, семейного благополучия и новых творческих успехов.

    Рәхмәт ишетү рәхәт
     
    Арча районында “Илһам чишмәсе” дип исемләнгән яңа китап дөнья күрде. Әлеге җыентыкта районыбызның укытучы һәм тәрбиячеләре иҗат иткән шигырьләр тупланган.
    Шушы китапны бастыру тәкъдиме белән чыккан Арча мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисов сүзләренә караганда, бу фикер Тукайга 130 ел тулу уңаеннан чаралар уздырып йөргәндә туган. “Шул рәвешле үзебезгә дә бер бүләк ясыйсы килде. Безнең өчен иҗади эш булды бу”, – ди ул. Тәкъдимне Арча мәгариф бүлеге җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев та ошаткан һәм ярдәм иткән. Китапка барлыгы 34 укытучы һәм тәрбияченең шигыре кергән. “Дөрес, алар профессиональ шагыйрьләр дә, танылган әдипләр дә түгел. Шулай да аларның иҗат җимешләре булып туган шигырьләрендә, тургай җыры сыман, туган якның, үзең яшәгән төбәкнең дәртле, шул ук вакытта сагышлы да моңы ишетелгәндәй тоела. Әнә шул моң шигъри аһәң булып яңгырый башлый, ак кәгазь битләренә шигырь булып тезелә”, – дигән юлларны яза Россиянең мәгариф отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы, китапның редакторы Фәрхәт абый Зыятов. Әйе, бу, чыннан да, иҗат итәргә яратучы мөгаллимнәр өчен зур бүләк булды. Әлеге җыентыкта үземнең дә шигырьләрем урын алу белән мин бик бәхетле! Бу иҗат бәйрәмен оештыручы җитәкчеләребезгә барлык укытучылар, тәрбиячеләр исеменнән олы рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Ә инде каләм тибрәтүче хезмәттәшләремә зур уңышлар, иҗат чишмәләренең саекмавын телим.
     
    Гөлнара Мөбарәкшина

    Арчада педагогларның шигырьләре тупланган «Илһам чишмәсе» китабын тәкъдир итү кичәсе узды 
     
     Арчаның 3 нче мәктәбендә «Илһам чишмәсе» китабын тәкъдир итү кичәсе узды. Китапка Арчада һәм район авылларындагы мәктәп укытучыларының һәм балалар бакчасы тәрбиячеләренең иҗат җимешләре — шигырьләре тупланган.

    Темаларның ниндие генә юк! Педагоглар, нигездә, тормыш фәлсәфәсе, туган җир, мәхәббәт темаларына тукталса да, һәрберсенең иҗатында балалар темасы үз урынын алган.

    Китапка бәлки шигырь язучы барлык укытучының шигыре кереп тә бетмәгәндер, аларның иҗатын киләчәктә чыгачак китапларда күрергә өметләнә мөгаллимнәр.

    Кичәдә Ташкичү мәктәбенең техник хезмәткәре Диләрә Баһавиева да бар иде, китапка кергән 32 педагогның иҗат җимешләре арасында аның шигырьләре дә бар. 25 ел техник хезмәткәр булып эшләсә дә, кечкенәдән ачылган сәләте тынгы бирми Диләрә ханымга, күңелендәге хисләрен кәгазь битләренә төшерергә әйди.»Әтием Наил шундый җор телле кеше иде. Кара-каршы сөйләшеп торган арада да шигырь чыгарып куя торган иде. Миңа аның сәләте күчкәндер», — ди һәвәскәр шагыйрә. Инде онык сөяргә әзерләнеп йөрсә дә (кызы Илүзә Баһавиева районыбызның Гариф Ахунов премиясе лауреаты, хәзер кияүдә), балачактан хыялланган югары белемгә дә ия булган Диләрә апа, күптән түгел АСОны тәмамлаган.

    «Мин тыныч атмосферада язарга яратам», — ди ул.

                                                                                                 

                                                                                                                               Арчада “Ел укытучысы–2016” район бәйгесенә нәтиҗә ясалды! 

      Педагог исемен йөртү–үзе җиңү

    “Ел укытучысы–2016” район бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Ай ярым барган бу бәйгедә районның барлык мәктәпләреннән 36 укытучы катнашты. Башта җиде урында зона ярышлары барды. Жюри һәрберсенең дәресен карап, бәя бирде. Иң яхшы ун укытучы сайлап алынды. Алар Түбән Мәтәскәдә (татар телендә дәрес бирүчеләр), Арчаның беренче мәктәбендә (рус телендә укытучылар) яңадан дәрес бирде. Аннан Арчаның өченче мәктәбендә финал ярышлары булды.

    – Безнең мәктәптән биология укытучысы Чулпан Сәмигуллина финалга үтте. Аның кан төзелеше турындагы дәресе искиткеч булды, – диде Шушмабаш мәктәбе директоры, финалистның җанатары Рәзилә Шәймәрданова. – Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары буларак, ул моңарчы бәйгегә башка укытучыларны әзерли иде. Бу юлы үзен тәкъдим иттек. Кызлары Айгөл, Иркә дә аңа бүген ярдәм итә, ә ире Фоат җан атарга килде. Уңышлар телибез аңа.

    Ә уңышлар бик кирәк. Чөнки финалга чыккан укытучылар барысы да бик көчле, тәҗрибәле, шуңа ярыш җиңелләрдән булмаячак.

    Беренче булып шушы ун укытучы – Арчаның икенче мәктәбенең музыка укытучысы Алина Мөхәммәтгалиева, Хәсәншәехтан башлангыч сыйныфлар укытучысы Гөлшат Таҗиева, Арчаның бишенче гимназиясеннән тарих һәм табигать белеме укытучысы Гөлнара Әхмәтханова, җиденче мәктәптән математика укытучысы Илмира Абдуллина, Сеҗедән рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ирина Глазкова, Арчаның беренче мәктәбеннән башлангыч сыйныфлар укытучысы Гүзәл Ахунова, өченче мәктәптән инглиз теле укытучысы Гөлнара Тихомирова, Түбән Мәтәскәдән информатика укытучысы Илназ Гыйбадуллин, Шушмабашта Чулпан Сәмигуллина, Казанбаштан инглиз теле укытучысы Гөлназ Заһриева – төрле алымнар кулланып үзләре белән таныштырдылар. Аларның фантазиясенә исебез китеп утырды. Укытучыга артист та, философ та, психолог та, язучы һәм шагыйрь дә, рәссам да, хәтта табиб та булырга кирәк икән. Оста–класста  Гөлшат Таҗиева критик фикерләү технологиясен кулланып эшләү алымын күрсәтте, Гөлназ Заһриева скайп аша чит ил кешесе белән элемтәгә чыкты, Алина Мөхәммәтгалиева  дөрес сулыш алу күнегүләре белән таныштырды, Чулпан Сәмигуллина күрү, ишетү хәтерен “тикшерде”, Гөлнара Тихомирова Англиягә футбол матчына “алып барып”, инглиз телендә җан атарга өйрәтте һәм башкалар.

    – Зур бәйге, зур хезмәт. Бәйгедә көч сынашкан укытучылар, аларны әзерләгән җитәкчеләр, жюри әгъзалары ай ярым шушы эш белән кайнап яшәде – диде район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев. – Оста–класслардан күренгәнчә, укучыны үстерер өчен укытучының үзенә үсәргә кирәк. Бу хезмәтегез эзсез калмас, эшегездә кулланырсыз дип уйлыйм.

    Икенче мәктәптән Алинә Мөхәммәтгалиева сүзләре белән әйткәндә, укытучы булып эшләү өчен укытучы булып туарга кирәк. Шундыйлар катнашты да инде бу бәйгедә. Һәм алар арасында җиңелүче дә юк. Чөнки педагог исемен йөртү үзе зур җиңү. Менә шул җиңүчеләр арасында урыннар билгеләнде. Беренче урынны Гүзәл Ахунова яулады, икенче урында Чулпан Сәмигуллина, өченче – Алинә Мөхәммәтгалиева. Зөлфәт Дәүләтбаев һәм жюри рәисе, мәгариф учреждениеләре профсоюз оешмасы советы рәисе Вакыйф Харисов призлы урыннарны яулаган һәм шушы унлыктагы төрле номинация буенча җиңеп чыккан укытучыларга бүләкләр тапшырдылар.

     

                                                С юбилеем!

    3 октября начальник МУ «Управление образования» Давлетбаев З.М. и председатель СПО Харисов В.В. поздравили виспитателя Апазовского детского сада Садикову Т.И. и воспитателя группы продлённого дня Апазовской СШ Ахметханову М.С. с 55-летием. Они вручили Благодарственные письма Главы Арского муниципального района и Почётные грамоты МУ «Управление образования» и Совета профсоюзных организаций. Зульфат Миннефарович и Вакиф Вагизович пожелали юбилярам здоровья, долгих лет жизни и семейного благополучия. 

     

     

     

                                            С юбилеем!

    9 сентября начальник МУ «Управление образования» Давлетбаев З.М. и председатель СПО Харисов В.В. поздравили с 55-летием заведующую МБДОУ «Казанбашский детский сад» Гарипову Маулию Мустафовну. Они вручили Благодарственное письмо Главы Арского муниципального района, Почётную грамоту Татарского рескома профсоюза работников народного образования и науки, Почётную грамоту МУ «Управление образования» и Совета профсоюзных организаций, а также ценный подарок. Пожелали здоровья, семейного благополучия и новых творческих успехов.

     

     

     

                                                                                        С юбилеем!

    19 апреля начальник МУ «Управление образования» Давлетбаев З.М. и председатель Совета профсоюзных организаций учреждений образования Арского муниципального района РТ Харисов В.В. поздравили с 55-летним юбилеем педагога-организатора МБОУ «Апазовская СОШ» Ибрагимову Римму Ингэлевну. Ей вручили Почётную грамоту Татарского республиканского комитета профсоюза работников образования и науки, Благодарственные письма МО и Н РТ, Главы Арского муниципального района, республиканского центра внешкольной работы, Почётную грамоту МУ «Управление образования» и СПО.

                                                                                       С юбилеем!

    18 апреля председатель Совета профсоюзных организаций учреждений образования Арского муниципального района РТ Харисов В.В. и заместитель начальника МУ «Управление образования» Шакирова М.Н. поздравили с 55-летним юбилеем заведующую отделом МБОУ ДО «Дворец школьников» Зарипову Зульфиру Маннаповну. Ей вручили Почётную грамоту Федерации профсоюзов РТ, Благодарственные письма МО и Н РТ, Главы Арского муниципального района, Центра внеклассной и внешкольной работы МО и Н РТ, Почётную грамоту МУ «Управление образования» и СПО.       

                                                                                            Чын-чынлап бәйрәм булды!

     25 нче март көнне Иске Чүриле урта мәктәбендә бәйрәм рухы хөкем сөрде. Чөнки мәктәбебездә башлангыч профсоюз оешмаларының волейбол буенча зона ярышлары булып узды. Ярышта Сикертән, Наласа, Кушлавыч, Иске Чүриле профсоюз оешмалары актив катнашты. Ярыш бик киеренке барды, чөнки командалар әзерлекле иде. Һәр мәктәп директорының да ярышларга үзе килүе һәм көч биреп торуы уенчыларга зур җаваплылык өстәде. Киеренке ярышта Наласа урта мәктәбе - беренче, Иске Чүриле урта мәктәбе - икенче, Кушлавыч төп мәктәбе - өченче һәм Сикертән төп мәктәбе дүртенче урынны яуладылар. Иске Чүриле урта мәктәбе дирекциясе һәм профсоюз комитеты тарафыннан һәр командага грамота тапшырылды. Ахырдан бергәләп чәй эчтек, аралаштык. Чын-чынлап бәйрәм булды!

                                                                                        Зона ярышлары.

       23 нче март көнне Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә башлангыч профсоюз оешмаларының  волейбол буенча зона ярышлары булып узды.  Ярышта Апаз, Иске Чүриле, Түбән Мәтәскә һәм  Арчаның икенче номерлы урта мәктәпләре  профсоюз оешмалары актив катнашты. Ярыш бик күңелле һәм киеренке барды,  чөнки  уенчылар бик әзерләнеп килгәннәр.  Һәр команда составында директорларның уйнавы  да куанычлы хәл. Киеренке ярышта Апаз урта мәктәбе -  беренче, Арчаның икенче номерлы мәктәбе -  икенче, Түбән Мәтәскә урта мәктәбе - өченче һәм Иске Чүриле мәктәбе дүртенче урынны яуладылар. Түбән Мәтәскә урта мәктәбе дирекциясе һәм профсоюз комитеты тарафыннан һәр командага грамота тапшырылды. Зонада беренче һәм икенче урынны яулаган командалар районда уйнаячак. Аларга зур уңышлар телибез.

                                                                           «Ел тәрбиячесе” кем ул?

    Арча сәнгать мәктәбендә район балалар бакчаларында эшләүче тәрбиячеләр арасында «Ел тәрбиячесе” бәйгесе булды. Бәйгедә Арчаның 1нче бакчасыннан Рәзинә Сәлахиева, 4нче бакчадан Гөлназ Фәйзрахманова, 5нче бакчадан Гөлназ Садыйкова, 8нче бакчадан Зөлфия Сираҗиева, 9нчы бакчадан Рамилә Галимуллина, 10нчы бакчадан Гөлнара Шәвәлиева, 11нче бакчадан Гөлназ Хәкимова катнашты. Бәйге бик күңелле һәм файдалы булды. Бу үзенә күрә тәҗрибә уртаклашу, башкаларның ничек эшләгәнен күрү дә. Жюрига нәтиҗә чыгарырга кыен булгандыр, чөнки бәйгедә катнашучылар берсеннән берсе оста иде. Беренче урын 5нче бакчаның тәрбиячесе Гөлназ Садыйкована бирелде. Икенче урынга 9нчы бакча тәрбиячесе Рамилә Галимуллина, өченче урынга 10нчы бакча тәрбиячесе Гөлнара Шәвәлиева лаек булды. Башка тәрбиячеләр аерым номинацияләр буенча котлап үтелде.

                                                                 Арчада мәктәп директорлары булып эшләгән мәгариф ветераннары очрашты

    25 февральдә Арчада нигездә 1990-2000 еллар арасында мәктәп директорлары булып эшләгән педагоглар очрашуы узды. 

    Илебез тарихында, шул исәптән район өчен дә авыр еллар булуга карамастан, әлеге фидакарь җаннарның тырышлыгы белән Арча мәгариф системасы марканы төшермичә, югары тотты. Иске биналарда эшләүче коллективларны да башкаларга үрнәк итеп куярлык иде. Бу көнне директорлар үзара аралашып хатирәләре белән уртаклаштылар. Инде бакыйлыкка күчкән хезмәттәшләрен сагынып искә алдылар. Очрашуны район ветераннар советы рәисе, шул елларда мәгариф бүлеген җитәкләгән Наил Габдрахманов, мәгариф идарәсе, мәгариф хезмәткәрләре профсоюзы оештырды.

     

                                                  Зона ярышында җиңүчегә-бушлай путевка
    “Ел укытучысы-2016” республика бәйгесе кысаларында район бәйгеләре бара. Бу юлы сыйныф җитәкчеләре, өстәмә белем бирү педагоглары, педагог-оештыручылар һәм психологлар арасыннан иң яхшыларын сайлап алдылар.

    Бәйге бишенче гимназиядә булды. Дөресрәге, аның беренче этабы читтән торып үтте, ягъни бәйгедә катнашырга теләк белдергән укытучылар партфолиолар әзерләп җибәргән. Жюри шулар арасыннан иң яхшыларын сайлап алып, район бәйгесенә тәкъдим иткән.

    Сыйныф җитәкчеләре арасыннан район бәйгесендә Яңа Кырлай мәктәбеннән Клара Шакирова, Арчаның беренче мәктәбеннән Ольга Мадагулова, бишенче гимназиядән Гөлнара Әхмәтханова, Утар Атыдан Раушания Низамова, Түбән Мәтәскәдән Лилия Шиһабиева зона ярышына узу өчен көч сынашты.

    Бәйгедә катнашучы сыйныф җитәкчеләре башта дәрес, ягъни сыйныфтан тыш чара оештырдылар, ә аннан инде сәхнәдә үзләре, эшләре, алга планнары белән таныштырдылар. Монда оригинальлек тә, сәнгатьлелек тә, сөйләм культурасы да, шул ук вакытта чыгышларның Татарстан Республикасы тарафыннан куелган таләпләргә дә туры килүе дә исәпкә алынды. Әмма беренче урында — сыйныф  җитәкчеләренең үз хезмәтенә карашы, укучыларына мөнәсәбәте.

    — Минем бәхетем-укучыларымның чын кеше булып үсүләре, — диде Клара Шакирова.

    Ольга Мадагулова патриотик, сәламәтләндерү, экологик, әхлакый юнәлешләрдә эш алып бара. “Минем философиям — йолдызлар кабызу”, — ди.

    — Бәйгеләр минем өчен сынау, эшләр өчен яңа көч табып, — диде шигырь юлларына салып Раушания Низамова.

    Кыскасы, һәр сыйныф җитәкчесенең үз философиясе, үз хыялы, үз планы.

    Моннан тыш әле аларның һәрберсе үз проектларын тәкъдим итте. Гөлнара Әхмәтханованың проекты сугыш чоры балаларына багышланган, Яңа Кырлай мәктәбе укытучысы, әлбәттә инде, Тукайның 130 еллыгына тукталган һәм башкалар.

    Сыйныф җитәкчеләре арасында бу көнне беренче урынны һәм зона ярышында катнашу хокукын Ольга Мадагулова алды. Икенче урынны яулаган Раушания Низамованы да жюри югары бәяләде һәм зона ярышында катнашырга лаеклы дип тапты.

    Шулай ук “Ел остазы” номинациясендә  район бәйгесендә җиңү яулаган Сеҗе мәктәбеннән Солтания Закирова, Арча укучылар сараеннан өстәмә белем бирү педагогы Лия Ильина, Арчаның сигезенче балалар бакчасы педагог-психологы Алла Журавлева да зона ярышында көчен сынаячак.

    Мәгариф хезмәткәрләре профсоюзы җитәкчесе Вакыйф Харисов барлык катнашучыларга сертификатлар, район ярышында җиңү өчен көрәшкәннәренә бүләкләр тапшырды, зона ярышында җиңү яулап кайтканнарга теплоходка бушлай путевка вәгъдә итте. Аларга уңышлар телибез.

    Гөлсинә Зәкиева

     

                                                                 Көрәш бара. Әле нинди көрәш.
     Арча стадионында укытучылар арасында чаңгы ярышлары булып үтте. Аны мәгариф учреждениеләре профсоюз оешмалары советы (рәисе Вакыйф Харисов) оештырды. Ярышларда 40 яшькәчә һәм 40 яшьтән өлкәнрәк ир — атлар һәм хатын – кызлар катнашты, шулай ук хатын – кызлар арасында һәм катнаш эстафета булды.

    Беренче урыннарны 11нче балалар бакчасыннан Резеда Хәбибуллина, беренче мәктәптән Рифат Гайнетдинов, Курса – Почмактан Чулпан Шиһапова, Сикертәннән Разил Нәбиуллин яулады. Икенче урыннарда Түбән Атыдан Алия Җиһаншина, Яңа Кенәрдән Рәмис Хәйруллин, Казанбаштан Рәзинә Хәбибуллина, өченче мәктәптән Рифат Мөхәммәтсафин. Ә Курса – Почмактан Ләйсән Шакирова, Лесхоздан Васыйл Шакиров, Дания Фәхриева, Иске Кырлайдан Айрат Ситдыйков өченче булдылар.

    Хатын – кызлар арасында эстафетада 11нче балалра бакчасы командасы беренче урынны алды. 9нчы балалар бакчасы һәм Носы мәктәбе командалары икенче-өченче урыннарда. Катнаш эстафетада Лесхоз мәктәбе укытучылары беренче. Икенче, өченче урыннарда яңа кенәрлеләр һәм Арчаның бишенче гимназиясе командасы.

    — Мин Яңа Кенәрдә интернат мәктәптә укып киткән идем, — ди Яңа Кенәр мәктәбе физкультура укытучысы Равил Әгъләмов. – 1994 елда бирегә бөтенләйгә кайтып урнаштым. Шул вакыттан бирле мәктәптә укытам. Бер ярышны да калдырганым юк. Һәрчак 2 – 3 урыннарны алып килә идем. Хәзер дүрткә калдым. 40 яшьтән өлкәнрәкләр белән узышам бит. Миңа быел 58. Аерма үзен сиздерә шул.

    Ә менә Лесхоз мәктәбе директоры Васыйл Шакиров 40 яшькә кадәрлеләр белән киткән һәм өченче урынны алган.

    — Безнең коллективтан бу яшьтәгеләр арасында узышучы кеше булмады, шуңа таякның авыр башы үземә төште, — ди ул. – Чаңгы спорты белән мәктәп елларыннан бирле шөгыльләнәм. Ун ел инде кышларын көн дә диярлек чаңгыда чыгам. Сәламәтлек өчен. Бразилиядә кар юк, футбол уйныйлар. Ә бездә ноябрьдән апрельгә кадәр җирдә кар ятканда, ничек аннан файдаланмыйсың. Инвентарьлар алу көчтән килмәслек түгел, чаңгы юллары бар. Арчада мөмкинлекләр аеруча зур. Мин үзем Балтачта яшим. Анда укытучылар арасында мондый масштабта чаңгы ярышлары үткәрелгәне юк. Монда чаңгы спорты белән шөгыльләнүчеләр күп икән фикер туды.

    — Без уку елы дәвамында спортның 11 төре буенча ярышлар үткәрәбез. Укытучыларга очрашу, аралашу өчен дә бик яхшы чара бу, — ди Вакыйф Харисов.

    — Ә җиңү яулау монда зур роль уйнамыймы?

    — Ничек кенә уйный. 11 төр буенча да иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән өч командага мин спорт инвентарьлары алып бирәм. Аннан узган ел белән чагыштырганда күрсәткечләрен күпкә яхшырткан спортчы укытучыларга да бүләк каралган. Шулай булгач, көрәш бара монда. Әле нинди генә көрәш!

    Гөлсинә Зәкиева

     

                                  Профсоюзның көче

    Район мәгариф учреждениеләре эш бирүчеләре һәм башлангыч профсоюз оешмалары хезмәткәрләренең киңәшмәсе булды. Киңәшмәдә 2015 елда район башкарма комитеты, мәгариф идарәсе һәм мәгариф учреждениеләре  профсоюз оешмасы советы арасындагы килешүне үтәү мәсьәләсе каралды.

    Иң башта район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев хисап чорында башкарылган эшләр турында сөйләде. Мәктәп- ләрне ныклап төзекләндерү, бүлмәләрне заманча җиһазлау, мәгариф учреждениеләренең грант отулары, белем, тәрбия мәсьәләләре, кыскасы, уңышлар һәм проблемалар  турында тулы бер доклад тыңладык. Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында хәзер үзгәрешләр зур. Бер генә мисал. Яңа Кишет мәктәбенең “Иң актив мәктәп” буларак откан грант акчасына мобиль класс, интерактив такта, телевизор  алынган. Бер интерактив такта гына да 128 мең сум тора! Ә мобиль класс 500 мең сум.

    Профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисов профсоюзларның көче турында һәрвакыт саннар һәм фактлар белән дәлилләп сөйли. 2015 елда район мәгариф учреждениеләре профсоюз оешмасы хезмәт кешесенә 6 млн. сумлык  файда эшләгән. Ничек итеп? Мәсәлән, укытучы, тәрбияче яки техник хезмәткәр өйләнгәндә, кияүгә чыкканда түләүле өч ял көне ала. 16 яшькә кадәр баласы булганнарга айга бер көн исәбеннән каникул вакытларында түләүле ял көннәре  бирелә. Әтисенә яки әнисенә 80 яшь тулгач, кварталга бер көн түләүле ял алу мөмкинлеге бар. Мисалларны тагын да дәвам итәргә була. Шифаханәләрдә дәвалану турында да аерым сүз булды. 2014 елда 69 кеше   дәваланса, 2015 елда 22 генә кеше шифаханәләрдә сәламәтлеген ныгыткан.

    – Кешенең үзеннән тора, – дип сөйли Вакыйф Харисов. – Алдан гариза языр-га кирәк. Сәламәтлекне ныгыту турында даими кайгыртыгыз. Тормыш, йорт мәшәка

    макет колдоговора
  • Макет коллективного договора
  • Приложения к коллективному договору
  • Документы для регистрации коллективного договора
  • Образец коллективного договора
  • Коллективный договор МБОУ "Старочурилинская СОШ"
  • ОБЛАКО ТЭГОВ
    Для отображения блока требуется Flash Player 10

    "ЭШПЗ"
  • Программа «Электронная школа профсоюзных знаний»
  • Учебно-календарный план 1 года обучения
  • Материалы к занятиям 1
  • Материалы к занятиям 2
  • Материалы к занятиям 3
  • Материалы к занятиям 4
  • Профсоюзные СМИ
    ЭТО ВАЖНО!!!
  • Указ "О развитии социального партнерства в сфере труда в Республике Татарстан"
  • Территориальное соглашение на 2017-2019 г.г.
  • Дополнительные разъяснения Профсоюза и Минобрнауки России по сокращению и устранению избыточной отчётности учителей
  • РАБОЧЕЕ ВРЕМЯ РАБОТНИКОВ ОБРАЗОВАТЕЛЬНЫХ УЧРЕЖДЕНИЙ: ОБЩИЕ ПОЛОЖЕНИЯ И ОСОБЕННОСТИ ПРАВОВОГО РЕГУЛИРОВАНИЯ
  • Публичный отчет Рескома
  • Публичный отчет СПО
  • Отраслевое соглашение на 2017-2019 годы
  • Производственный календарь на 2017 год
  • Календарь
    «  Ноябрь 2017  »
    ПнВтСрЧтПтСбВс
      12345
    6789101112
    13141516171819
    20212223242526
    27282930
    Архив записей
    Конкурсы!!!
  • Конкурс PRO профсоюз
  • Конкурс-акция "Я в Профсоюзе!"
  • Конкурс «Лучший коллективный договор».
  • Республиканский детско-юношеский конкурс на лучшее сочинение по теме «Мы патриоты России».
  • Конкурс "Профсоюзный репортёр" на лучшую публикацию в газете "Мой Профсоюз".
  • Друзья сайта
  • Татарстанская Организация Работников Народного Образования и Науки
  • Официальный сайт Федерации Независимых Профсоюзов России
  • Газета "Арский вестник"
  • Сайт Арского муниципального района
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz
  • Информационно-правовой портал
  • Газета "Мой профсоюз"
  • Газета "Новое слово"
  • Газета "Солидарность"
  • Центр реализации путевок
  • Учебно-исследовательский центр Профсоюзов
  • Президент России
  • Президент Республики Татарстан
  • Правительство Республики Татарстан
  • Государственный Совет Республики Татарстан
  • Счетчик посещений
    Поиск

    Copyright MyCorp © 2017 | Создать бесплатный сайт с uCoz